Аккошлар киткәндә

Аккошлар, аккошлар, китәсез дә мени
Ятим калдырып туып үскән илләрне.
Ник очасыз инде ерак-ерак тарафларга
Сау булыгыз газиз туган җирләр дип.

Аккошлар, аккошлар, китәсез дә мени
Бер күрмәгән, сезгә чит-ят төбәккә.
Оныталмас әле сезне төнбоеклы якты күл дә,
Һич төзәлмәс яра салыр йөрәккә.

Аккошлар, аккошлар, китәсез дә мени,
Моңсуланып калыр инде бу җирләр.
Сезне сагынышып озак җыр сузарлар
Киң кырларда үскән алтын игеннәр.

Аккошлар, аккошлар, китәсез дә мени,
Бигрәк озак әле ямьле язга да.
Күңелле җырлашып кайтыгыз сез бергә
Туган җиргә язлар килгәч яңадан.

Оставьте комментарий