Дулкыннар

Дулкыннар, дулкыннар,
Ник болай шаулыйсыз,
Ярларга сугылып
Сез нәрсә даулыйсыз?
Дулкыннар, дулкыннар,
Мин аңлыйм бит сезне,
Мин сезгә ышанам;
Сездәге дәрт безнең
Дәртләргә охшаган.
Сездәге ашкыну,
Сездәге талпыну —
Нәкъ безнең ярсыган
Йөрәкнең ялкыны.
Дулкыннар, дулкыннар…

Ак каеннар (икенче вариант)

Ак каеннар һаман ак кына,
Ак томаннар бөтте таралып.
Ак яулыгым җилгә җилбердәй,
Минем генә күңел яралы…

Җырларым (беренче вариант)

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шул кадәрле җирдә хаккыгыз!