Җилләр, җилләр

Сөйләр идем, сагынганда,
Серләремне җилләргә.
Җилләр, җилләр,
Йомшак җилләр,
Сәлам әйтче чибәргә.

Күзләремнең нурын сирпеп,
Сине эзлим, гүзәлем.
Җилләр дә хәбәр китерми,
Өзелә минем үзәгем.

Йолдызларга очар идем,
Сине анда дисәләр.
Кайда соң син?
Кайда соң син?..
Җилләр дә әйтми исәләр.

Оставьте комментарий