Бер елмаюың җитә

Төннәр үтеп таң атканда,
Зефир җилләре исә.
Күңелемә авыр чакта
Бер елмаюың җитә.
Шатлыклары тормышның аз,
Киләм дигәндә китә.
Күзләремә шул чагында
Бер елмаюың җитә.

Без сезгә кирәк әле

Күкрәкләрдә янар йөрәкләр бар,
Йөрәкләрдә — якты моңнар бар.
Бер-беребезне яктылыкка күмеп,
Бергә үтәр моңлы юллар бар.

Барыбер көтәм

Категория: Мәхәббәт Илгиз Закиров көе Мансур Шиһапов сүзләре

Сайрый таңнарда кунып талларга
Ялгыз сандугач, үзәкне өзеп.
Моңлы төннәрдә, киләм күлләргә —
Сагынганнарга бирсәнә түзем.