Без сезгә кирәк әле

Күкрәкләрдә янар йөрәкләр бар,
Йөрәкләрдә — якты моңнар бар.
Бер-беребезне яктылыкка күмеп,
Бергә үтәр моңлы юллар бар.

Күземә кара әле,
Күземә кара әле.
Сиңа булган сөю уты
һаман да яна әле.
Син миңа кирәк әле,
Мин сиңа кирәк әле.
Миндә һаман син яраткан
Шул моңлы йөрәк әле.

Җил дауллар ярып узган чакта
Гомер дигән авыр юллардан,
Минем белән булсаң — югалмассың.
Синең белән булсам — югалмам.

Күземә кара әле,
Күземә кара әле.
Сиңа булган сөю уты
һаман да яна әле.
Син миңа кирәк әле,
Мин сиңа кирәк әле.
Миндә һаман син яраткан
Шул моңлы йөрәк әле.

Бер-беребезгә без кирәкбез әле,
Бергә яшик әле шуңа без.
Бергә булсак кына сынауларның
Ниндиен дә җиңеп чыгарбыз.

Күземә кара әле,
Күземә кара әле.
Сиңа булган сөю уты
һаман да яна әле.
Син миңа кирәк әле,
Мин сиңа кирәк әле.
Миндә һаман син яраткан
Шул моңлы йөрәк әле.

Оставьте комментарий