Димәк, мин әле яшимен

Юлларым ерак, сөеклем,
Юлларым сиңа бара.
Елларым яфрактай коела,
Тик якынаймый ара.
Юлларым сиңа бара,
Тик якынаймый ара!

Гөлфия гөлләре

Тәрәзәдә гөлләрең,
Күзе төшмәс кемнәрнең,
Турыгыздан узганда,
Әллә нишли йөрәгем,
Беләсеңдер сәбәбен, Гөлфия.
Беләсеңдер сәбәбен, Гөлфия.

Гөлназым

Көлә-көлә ел да килгән яз сибелгән
Күзләреңне сирпеп кара әле.
Карашыңнан ялкын үрләп, үзем теләп
Янасылар бар бит, бар әле.

Гомерем буе сине көттем

Гомерем буе сине сагнып көттем,
Ташкын сулар кебек ашкынып.
Мәхәббәтем сиңа шулай көчле —
Сүнгән учак китәр кабынып.

Вальс турында вальс

Вальс! Вальс! —
Яңгырый киң залда.
Вальс! Вальс! —
Канат ул һәр җанга
Вальс! Вальс!
Кушылыйк без аңа.
Вальс залда, киң залда, вальс һәркайда!
Янымда — иркәм…
Безгә нур сипкән,
Гашыйклар иткән,
Бәхетле иткән —
Вальс! Вальс! —
Син сихри өермә!
Вальс! Вальс!
Яз шаулый күңелдә.
Вальс! Вальс!
Безнең сөю мәңге —
Мәхәббәт сүрелми гомергә!
Мәхәббәт сүрелми гомергә!..

Бөрлегәнем — бер генәм

Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?