Бөрлегән (беренче вариант)

Җыеп кырдан бөрлегән,
Килгән иркәм, бер генәм.
Ә мин аңа сөюемне
Белдерәлми тилмерәм.

Кунак итә гел генәм
Мине бөрлегән белән.
Белми ләкин — иреннәре
Ин өлгергән бөрлегән.

Оставьте комментарий