Гөлфия гөлләре

Тәрәзәдә гөлләрең,
Күзе төшмәс кемнәрнең,
Турыгыздан узганда,
Әллә нишли йөрәгем,
Беләсеңдер сәбәбен, Гөлфия.
Беләсеңдер сәбәбен, Гөлфия.

Тәрәзәне гөл бизи,
Сезнең якта гел күзем.
Чәчәк аткан гөлләрнең
Иң матуры син үзең,
Беләсеңме соң үзең, Гөлфия!
Иң Матуры син үзең, Гөлфия!

Су сипкәндә гөлеңә,
Нинди теләк телеңдә,
Мәңге сулмас гөл булып,
Килеп кердең күңелгә.
Бер дә юкка түгел лә, Гөлфия!
Килеп кердең күңелгә, Гөлфия!
Булсын иде гомергә, Гөлфия!

Оставьте комментарий