Гөлчәчәкле болында
Танышкан идек.
Бер-беребездән вәгъдәләр
Алышкан идек.
Аллы-гөлле чәчкәләр —
Сиңа бүләгем.
Гомерлеккә тиң ярың
Булу теләгем.
Гөлчәчәк исемен кушкан
Сиңа әткәең.
Ак бәхетләр теләгән
Газиз әнкәең.
Аллы-гөлле чәчкәләр —
Сиңа бүләгем.
Гомерлеккә тиң ярың
Булу теләгем.
Гөлдәй ямьле йөзләрең,
Назлы сүзләрең.
Мәңгегә әсир итте
Серле күзләрең.
Аллы-гөлле чәчкәләр —
Сиңа бүләгем.
Гомерлеккә тиң ярың
Булу теләгем.