Сөюләрем яна-көя

Яраладым йөрәгемне, йөрәгемне,
Яшьләр туды күзләремдә, күзләремдә.
Рәнҗетәсең күңелемне, күңелемне,
Бозлы яңгыр сүзләреңдә.
Яши-яши, түзә-түзә, түзә-түзә,
Көннәр, айлар, еллар үтә.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә, сөртә-сөртә,
Арабыздан сөю китә.

Синең белән рәхәт

Ай-йолдызлар бүләк итмә әле,
Нурын сипсен алар күпләргә.
Мәхәббәтең, назлы карашларың
Алып менсен мине күкләргә.

Сине генә яратырмын

Язмышыңны яктыртырлык йолдыз булып
Яна алам, әгәр янсаң,
Күзләреңне яшермә әле миннән,
Яңгыр булып керфегеңә тамсам.

Сине генә көтәм

Уйламаска телим
Кайвакытта сине,
Онытырга телим
Үткәннәрне мин.
Ләкин мөмкин түгел,
Йөрәк каршы килә,
Никтер фәкать сине юксынам.

Кушылдың син моңлы җырларыма

Көтмәгәндә килеп син кушылдың
Күңелемдәге моңлы җырларыма.
Синең белән җырым әверелде
Болындагы чәчкә чыңнарына.

Елмайган иреннәр үпсеннәр

Күтәреп күңелем пәрдәсен,
Җен түгел, син кердең, сөюем.
Бу минем мәңгегә булсын дип,
Чын итеп, зур итеп сөюем.

Бәхетле бул, җаным…

Язмыш очраштырганга да,
Безне кавыштырганга да,
Ходаема рәхмәтлемен
Назларыңны тоя(а)лганга…
Җылы кулларың битемдә,
Тирән карашлар күзләрдә…
Әйтче, зинһар, әйтче, нигә?
Бу мизгелләр тик хәтердә,
Була(а)лмадык мәңге бергә…
Мин күкләрдә…
Ә син җирдә…