Такыя үрәм

Җырдан такыялар үрәм,
Үрәм сиңа бирергә.
Хыялыма чакырамын —
Җитәкләшеп йөрергә.

Җырдан такыялар үрәм,
Бер җыр — минем бер көнем.
Такыямда зәңгәр чәчәк —
Сине юксынган көнем.

Җырдан такыялар үрәм,
Такыям серем сөйләр.
Сиңа елмаю килешә,
Гел көлеп йөре, диләр.

Җырдан такыялар үрәм,
Бер җыр — минем бер көнем.
Такыямда зәңгәр чәчәк —
Сине юксынган көнем.

Җырдан такыялар үрдем,
Күзләреңә карадым.
Күңелемдә моң челтери —
Сөюеңә юрадым.

Җырдан такыялар үрәм,
Бер җыр — минем бер көнем.
Такыямда зәңгәр чәчәк —
Сине юксынган көнем.

Оставьте комментарий