Хушлашырга ашыкма
Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит…
Күзләреңнең нурын
Йөрәгемә салыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит!
Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит…
Күзләреңнең нурын
Йөрәгемә салыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит!
Тагын күрешергә булсын,
Хушлашмый китәм.
Искә алып бер җырларсыз,
Җыр бүләк итәм.
Хуш инде, мәңгегә
Хуш инде.
Китә яз, китә наз —
Кыш инде.
Тагын бер текәлеп
Карыймчы:
Рәсемеңне күңелемә
Алыймчы.
Ташлап китүләрең микән,
Таптап китүләреңме?
Шушы китүләрең белән
Ялгыз итүләреңме?
Без үтмибез нинди юллар,
Тудырмыйбыз инде җырлар,
Чөнки җирнең матурлыгы —
Сез булганга хатын-кызлар.
Ир-егетләр яу кырында
Аз кылмады батырлыклар.
Уйларында булган өчен,
Көткән өчен хатын-кызлар.
Авыр чакта таяныгыз
Сез хатыннар күңеленә.
Ышанырсыз — хатыннарның
Күңеле таш түгеленә.
Сөйгән ярың булалмадым,
Үтеп китте бу гомер.
Дус-ишләрем күп булса да,
Кем кадерен кем белер?..
Безнең кызлар эшкә бара,
Алсу таңнар атканда.
Җырлый-җырлый кайта алар,
Җәйге кояш батканда.
Ирекле кош күктә сайрый,
Бөтен җиhан көч-дәрт ала.
Башкаларны шатландыру,
Үзенә ул бәхет аңа.
Йөрәгемә салкын карлар ява,
Авыр башым түбән иелә.
Иңнәремә хаталарым өчен
Үкенүләр таудай өелә.