Хатын-кызлар

Без үтмибез нинди юллар,
Тудырмыйбыз инде җырлар,
Чөнки җирнең матурлыгы —
Сез булганга хатын-кызлар.

Ир-егетләр яу кырында
Аз кылмады батырлыклар.
Уйларында булган өчен,
Көткән өчен хатын-кызлар.

Кешеләрнең уе чиксез,
Йолдызларга атылырлар.
Илһамыбыз, хыялыбыз —
Сез булганга хатын-кызлар.

Оставьте комментарий