Фәрештәң булыр идем

Сөйгән ярың булалмадым,
Үтеп китте бу гомер.
Дус-ишләрем күп булса да,
Кем кадерен кем белер?..

Кодрәтемнән килсә әгәр,
Фәрештәң булыр идем.
Бәла-казалардан сине
Гел саклап торыр идем.

Сөйгән ярың булалмадым,
Син сайладың башканы.
Язмыш мине ялгызымны
Читкә илтеп ташлады.

Кодрәтемнән килсә әгәр,
Фәрештәң булыр идем.
Бәла-казалардан сине
Гел саклап торыр идем.

Сөйгән ярың булалмадым,
Кичер кайгым-зарымны.
Рәхәт яшә, бәхетле ит
Сайлап алган ярыңны.

Кодрәтемнән килсә әгәр,
Фәрештәң булыр идем.
Бәла-казалардан сине
Гел саклап торыр идем.

Оставьте комментарий