Җыр-моң (беренче вариант)

Йөрәкләргә дава моңлы җырлар
Йөзегезгә күчкән елмаеп.
Матур җырлар җырлап йөз яшәргә
Җыр-моңнарның чиге булмый ул.

Җырлап яшик җирдә

Җыйрлыйк әле, җырлыйк әле,
Гомер безгә тик бер бирелә.
Дәрткә тулы күңел,
Җырлап яшик бүген,
Җырлыйсылар килмәс гел генә.

Җырлар белән…

Җырлар белән көткән көннәр үтте,
Җырлар белән якты таң атты.
Сагышларга бары җырлар юлдаш,
Җырлар белән күңел канатлы.

Булмас димә

Әти-әни, без дөньяга килгәч,
Белмим ,нинди теләк теләгәндер.
Бәхетләре булсын , дигәннәрдер,
Җырчы булсын иде, димәгәндер.

Гармун моңы (икенче вариант)

Таллар йоклый. Йокыларга талган
Олы-олы йортлар, урамнар.
Сүтелмичә калган агач йортның
Тәрәзендә тонык уты бар.