Бер җырлап узам әле

Нигә син булмадың икән
Яшьлегем таңнарында?
Икәү бергә менәр идек
Мәхәббәт тауларына.

Күңелем әрни, күңелем ярсый —
Гармуныңны бер кат уйнале.
Яшьлегемне моңнарга салып,
Бер җырлап узам әле,
Бер елап узам әле!

Син түгел, башкалар килде,
Зарагып көткән чакта.
Нигә син яшәмәгәнсең
Яшьлегем узган чакта?

Күңелем әрни, күңелем ярсый —
Гармуныңны бер уйнат әле.
Яшьлегемне моңнарга салып,
Бер җырлап узам әле,
Бер елап узам әле!

Минем яшьлек узган чакта
Бер чәчкә булмагансың.
Әллә син бик ашыккансың,
Әллә мин соңлаганмын…

Күңелем әрни, күңелем ярсый —
Гармуныңны бер сузам әле.
Яшьлегемне моңнарга салып,
Бер җырлап узам әле,
Бер елап узам әле!

Оставьте комментарий