Иртәнге хисләр

Җырлый-җырлый чыгам язгы таңда
Хәтфә кебек, Идел кыр сымак.
Иртән сайрый сабан тургайлары,
Җылы бирдең минем җырыма.

Кавказ дустыма

Каф таулары ай-һай биек
Менәсең урап-урап.
Тик аннан бердә калышмый
Чал чәчле горур урал.
Әйдә дустым бас, тартынма,
Безнең милли көенә.
Дәртле ике биюләрдә,
Ялкын икән көе дә.

Кояшлы җыр

Елмаеп карыйлар, — Ал, зәңгәр үзләре… Җирдәге чәчәкләр — Кояшның күзләре. Йөргәнмен ишетми Мин аны элгәре… Сандугач теледер — Кояшның телләре. Манды ул алтынга Җәйләрне, көзләрне. Урманда, кырларда — Кояшның эзләре. Кояшның үзе күк Хыяллар югары. Кояшлы булсын гел Балачак юллары.

Үзең килче…

Чакырма, килмим синең яныңа, мәхәббәтем,
Кайгы да салмам тыныч җаныңа, диеп әйттем.
Кыю бул, иркәм, дисең.
Йосыф булган кыю да… —
Ташлаганнар коега.

Үкенү (беренче вариант)

Юксынган чакларда,
Табынып хатларга,
Көттем бит мин сине, бик көттем.
Күрешер минутлар
Бик якын калганда,
Ятларга калдырып ник киттем?
Язмышым микән соң,
Ялгышым микән соң?
Соң инде син мине чакырма.