Җырлап яшик җирдә

Җыйрлыйк әле, җырлыйк әле,
Гомер безгә тик бер бирелә.
Дәрткә тулы күңел,
Җырлап яшик бүген,
Җырлыйсылар килмәс гел генә.

Яшәү матур җирдә,
Бие, сөен, җырла,
Мәхәббәт уянсын җаннарда.
Бәхет шатлык тоеп,
Җан тартканны сөеп
Гөрләшеп яшик лә дөньяда.

Ышаныч яшәтә, мәхәббәт яшәртә,
Канат куя якты уйларга.
Калсын безнең җырлар,
Күңелләрне нурлап,
Балкыр маяк булып елларда.

Яшәү матур җирдә,
Бие, сөен, җырла,
Мәхәббәт уянсын җаннарда.
Бәхет шатлык тоеп,
Җан тартканны сөеп
Гөрләшеп яшик лә дөньяда.

Оставьте комментарий