Гармун телләре көмештер

Сулар ага, гомер уза,
Моң дәръяларын кичеп.

Утыз ел серле сәхнәдә,
Сайралган икән ничек?

Күпме күңелне балкыткан,
Җылыткан кояш булып.

Гармун моңнары

Күңелләрне тибрәндерә
Гармун моңнары:
Хәтерләтә үткәннәрне,
Яшьлек елларын.
Күз алдымда сине сагынып
Көтеп алганым,
Синең белән каршылаган
Алсу таңнарым.