Гармун телләре көмештер

Сулар ага, гомер уза,
Моң дәръяларын кичеп.

Утыз ел серле сәхнәдә,
Сайралган икән ничек?

Күпме күңелне балкыткан,
Җылыткан кояш булып.

Гармунчының саф моңнары,
Җаннарда калган тулып.

Тормыш юлларын үткәндә,
Көч — дәрт биргән күпләргә.

Болытлы көнне яктырткан,
Очырган ул күкләргә.

Гармун телләре көмештер,
Яшь кызлар көнләшерлек.

Гармунчының моңнарына,
Юктыр һич тиңләшерлек.

Моң агыла, җыр агыла,
Йөрәкләргә кагыла.

Күңелләре туңганнар да,
Өмет уты кабына.

Ярсу җанга, җыр — моңнарсыз,
Ничек яшәргә кирәк.

Әгәр җыр — моңнан аерылса,
Ярылыр кебек йөрәк.

Оставьте комментарий