Гармун телләре — кош теле

Бер сыздырып җибәр әле,
Кулларыңда гармуның.
Күңелгә сеңгән көйләрнең
Онытыласы юк аның.

Кара атка кара дуга,
Кирәк каеш дилбегә.
Егет чаклар җилеп бара
Тавшың калсын билгегә.

Гармун телләре — кош теле,
Уйный белеп уйнасын.
Тавшыннан танысыннар,
Кошлар булып сайрасын.

Оставьте комментарий