Гармун алыйк әле, дускай

Гармун алыйк әле, дускай,
Гармун уйнатыйк әле.
Яшь чактагы көй-моңнарны
Кабат уятыйк әле.

Йөрәкләрне җилкендерсен
Тальянның көмеш чыңы.
Бар яшьләрнең күңеленә
Керсен халкыбыз моңы.

Бабайлар моңыннан башка
Туган җир ятим бит ул.
Көйсез-моңсыз үткән көннәр —
Яшәлмәгән көн бит ул.

Оставьте комментарий