Ялгыз хатын (икенче вариант)

Ялгызлык ул сорап килми атын-затын,
Кырык чырасын токандырыр (кабыздырыр) ялгыз хатын.
Иреннәре онытмаган сөю татын (тәмен),
Йөрәгендә, йөрәгендә уттай ялкын.

Кар өстендә учак ягар ялгыз хатын,
Елар җирдә көлеп багыр (карар, торыр) ялгыз хатын.
Йөрәккәе өзелеп тә төшеп барсын (Өмет җибе өзелеп кабат ялганга да),
Бахыр булмас, батыр булыр ялгыз хатын.

Авыр уйлар төнен яра камчы булып,
Әрнеүләре тама-тама тамчы булып.
Нахак сөйләп кимсетмәгез аның хакын,
Ялыгызда горур ханым, ялгыз хатын.

Кар өстендә учак ягар ялгыз хатын,
Елар җирдә көлеп багыр (карар, торыр) ялгыз хатын.
Йөрәккәе өзелеп тә төшеп барсын (Өмет җибе өзелеп кабат ялганга да),
Бахыр булмас, батыр булыр ялгыз хатын.

Оставьте комментарий