Ал яулык
Язлар җитсә, көзгә дисен,
Көз җитсә, язга дисең.
Әллә яратмыйсың, дисәм,
Өзеп җавап бирмисең.
Язлар җитсә, көзгә дисен,
Көз җитсә, язга дисең.
Әллә яратмыйсың, дисәм,
Өзеп җавап бирмисең.
Яшьлегем таңында
Ал гөлләр биргән идең.
Яшьлегем таңында
Бергенәм, дигән идең.
Кояшым булып кабындың
Балкыттың нурларыңны!
Икәү бергә атлыйк әйдә
Бир әле кулларыңны!
Үрелеп үскән гөлләремнең
Сиңа бирәм алсуын.
Ал мине дә үзең белән бергә,
Китә күрмә ялгыз калдырып.
Аерылып калган аккош сымак
Мин йөрермен синсез каңгырып.
Ал мине дә үзең белән бергә,
Китә күрмә ялгыз калдырып.
Аерылып калган аккош сымак,
Мин йөрермен синсез каңгырып.
Ал кадыйм түшләреңә дә,
Гөл кадыйм түшләреңә.
Былбыл булып гөлләргә кунып,
Керәсен төшләремә.
Бакчадагы гөлләремнең
Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем.
Ал булаеммы сиңа,
Гөл булаеммы сиңа,
Ефәк чәчләреңнән сыйпар
Җил булаеммы сиңа?!
«Акъяр» дигән моңлы көйне
Кемнәр уйлап чыгарган?
Җырласам, еларсың кебек,
Керфек очың чыланган.