Сине югалтсам
Төнгә кереп барабызмы
Нигә былай караңгы?
Әллә томан арабызда,
Әллә авыр карадың?
Төнгә кереп барабызмы
Нигә былай караңгы?
Әллә томан арабызда,
Әллә авыр карадың?
Җәйләүләрдә тугай,
Тугайларда тургай
Җилләргә лә каршы баралмый,
Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелем эзли сине, табалмый.
Сөйгән Таһир үз Зөһрәсен
Сәйгән Мәҗнүн Ләйләсен
Тәннәр тәнгә нык тартылгач
Гашийк җаннар соң нишләсен
Яшьлегем чәчәк атканда
Сине сөйдем, гүзәлем.
Тик бер үзем генә беләм
Үзәгем өзелгәнен.
Сине очраттым гомеремнең
Ямансу чакларында.
Гөл булып ачылдым кабат
Назлы кочакларыңда.
Ераклардан миңа кабат
Аваз салды язларым.
Күңел күкләремдә балкып
Кабынды йолдызларым
Бу язларда сине көттем,
Уйладым мин сине генә.
Беркем белмәгән серемне
Тыңлады тик сирень генә.
Сине күрсәм, сине күрсәм,
Сагышларым уяна.
Сине күрсәм, сине күрсәм,
Сагышларым уяна да,
Йөрәгем утта яна.
Урамнарда ялгыш кына сине күрдем
Бер күрүдә йөрәгемә шундук кердең
Хисләр тулган күңелемә син бит кирәк
Тоя алмый, син дип тибә хәзер йөрәк
Күк күкрәтеп, яшеннәр яшьнәтеп,
Дулап килгән давыл шикелле,
Минем тыныч, гамьсез язмышыма
Килеп кердең кинәт бер көнне.
Язмышыңны яктыртырлык йолдыз булып
Яна алам, әгәр янсаң,
Күзләреңне яшермә әле миннән,
Яңгыр булып керфегеңә тамсам.