Хисләремдә гөлләр тибрәлә

Йөрәгемә тиң ярымны эзләп,
Әзер идем еллар көтәргә.
Назлы хисләр, яшел яфрак булып,
Бөтерелә сары көзләрдә.

Хисләрем — сынау

Очраттым сине якты язларда,
Төрдең син мине сөю-назларга,
Ярсу хисләрем ничек аңлатыйм?
Йөрәк сагышын ничек таратыйм?

Учларыма сал син йөрәгеңне

Ниләр булды икән сиңа, ниләр,
Калтыранып үксеп елыйсың?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Кулларымның тойсын җылысын.