Хуш диеп кулыңны бирәсең

Хуш диеп кулыңны бирәсең,
Вәгъдәңне ашыгып озәсен.
Күзләрең яшерми сөясең,
Еламыйча ничек түзәсең?

Азаккы күперне яндырма,
Син мине өметсез калдырма,
Күзләремә тагын бер кара,
Күрерсең йөрәгем гел яра.

Дөньяга килеп булмый кабат,
Тормышта без икәү пар канат.
Канатсыз оча алмый кошлар,
Аерылмасын безнең язмышлар.

Оставьте комментарий