Хисләремдә гөлләр тибрәлә

Әзер идем еллар көтәргә.
Назлы хисләр, яшел яфрак булып,
Бөтерелә сары көзләрдә.

Күңелемдә хисләр язгы җырдай,
Хисләремдә гөлләр тибрәлә.
Гомер буе көткән сөю төсен
Күрдем бүген синең күзләрдә.

Йөрәгемнең сөю йозакларын
Ача алмый иде берәү дә.
Күктә янган ай-йолдызлар шаһит:
Бар хисләрем бердән берәүгә.

Күңелемдә хисләр язгы җырдай,
Хисләремдә гөлләр тибрәлә.
Гомер буе көткән сөю төсен
Күрдем бүген синең күзләрдә.

Һавалардан йолдыз атылганда,
Вакыт туктап калган мизгелдә.
Язмышыма күпләр сөю язган,
Бу сөюдә син һәм мин генә.

Күңелемдә хисләр язгы җырдай,
Хисләремдә гөлләр тибрәлә.
Гомер буе көткән сөю төсен
Күрдем бүген синең күзләрдә.

Оставьте комментарий