Уҗым бозавы

Клублардан озатамын
Гармунны сузып кына.
«Сөям» сүзен әйтә алмыйм,
Үтә көннәрем бушка.

Миләүшә,
Миләүшәм,
Тыңла син,
Яңа көй сиңа ул.
Тыңла син,
Йөрәктә давыллар
Кузгаттың,
Өзелеп сөйгәнгә
Озаттым.

«Уҗым бозавы», — дигәнсең,
Бу мине хурлавыңмы?
Бозау караучы егетне
Үз итеп зурлавыңмы?

Миләүшә,
Миләүшәм,
Тыңла син,
Яңа көй сиңа ул.
Тыңла син,
Йөрәктә давыллар
Кузгаттың,
Өзелеп сөйгәнгә
Озаттым.

Көтү көткән чакларымда
Шигырьләр язам сиңа.
Таһир-Зөһрә булыр идек,
Әгәр яр булсаң миңа.

Миләүшә,
Миләүшәм,
Тыңла син,
Яңа көй сиңа ул.
Тыңла син,
Йөрәктә давыллар
Кузгаттың,
Өзелеп сөйгәнгә
Озаттым.

«Бозау кебек мөгри», — дип,
Авылга тараткансың.
Йөрәгемне аңламагач,
Мөгрәмичә нишлим соң?

Миләүшә,
Миләүшәм,
Аңла син,
Таң кошы тавышын
Тыңла син.
Мәхәббәт серләрен
Сөйли ул,
Безгә киң, уртак юл
Тели ул.

Оставьте комментарий