Хыяллар
Ай нурыннан рәсемең ясар идем,
Ай нурларын кулыма тоталсам;
Таң җырларын сиңа, сиңа җырлар идем,
Таң җырларын әгәр оталсам.
Ай нурыннан рәсемең ясар идем,
Ай нурларын кулыма тоталсам;
Таң җырларын сиңа, сиңа җырлар идем,
Таң җырларын әгәр оталсам.
Ходай миңа сине ярәштергән,
Насыйп итеп үз тиңем.
Инде синсез яши алмам кебек,
Алма бөртегем минем.
Төшләргә кереп син йөдәтмә,
Авыр бит болай да йөрәккә.
Юллар бит бүленгән күптәннән,
Назлы җил исмәс шул үткәннән.
Син — мәхәббәт җырым минем,
Тик бер сине җырлыймын.
Син күз сирпеп карыйсың да
Күңелемне нурлыйсың.
Буран булып сырыласым килә,
Яңгыр булып чылатасым килә,
Моңландырып елатасым килә,
Сагынасым килә, сагынасым килә.
Уйылгансың минем уйларыма,
Сарылгансың күңел моңнарыма.
Шуңа синең назлы исемеңне,
Кушам сөю тулы җырларыма.
Синең өчен кирәк булса әгәр,
Менәрмен мин йолдызларга кадәр.
Шуларның арасыннан иң якты,
Йолдыз бүләк итәрмен берәр.
Сиңа барыр юлларыма
Кар ява бурап-бурап.
Рамбар юллары бик ерак,
Көтәсең микән елап?
Бергә булсак — югалмабыз беркайда да,
Ышан син сүзләремә.
Күңелеңә авыр чакта, авыр чакта
Кара син күзләремә.
Мишә буйларында көтәм —
Бүген килмәсме диеп.
Төннәрне кыскартыр идем
Сине яратып, сөеп.
Питрәч кайда, Питрәч кайда, —
Питрәч Казан ягында;
Кошлар булып очар идем
Бик сагынган — чагымда.