Сагынам (алтынчы вариант)

Төшләргә кереп син йөдәтмә,
Авыр бит болай да йөрәккә.
Юллар бит бүленгән күптәннән,
Назлы җил исмәс шул үткәннән.

Талпынам, ашкынам, табынам,
Кайтар, дип, Ходайга ялынам.
Мин синсез түзәлмәм, түзәлмәм.
Сагынам, сагынам, сагынам.

Яндырдың да киттең син мине,
Газаплау кирәкми сөюне.
Таштан да түгел бит бәгерьләр,
Аңлачы, бер генә гомерләр.

Талпынам, ашкынам, табынам,
Кайтар, дип, Ходайга ялынам.
Мин синсез түзәлмәм, түзәлмәм.
Сагынам, сагынам, сагынам.

Кайларда йөрисең, күз нурым,
Адаштымы әллә юлларың?
Мин сине өзелеп көтәрмен,
Чакырсаң, килеп тә житәрмен.

Талпынам, ашкынам, табынам,
Кайтар, дип, Ходайга ялынам.
Мин синсез түзәлмәм, түзәлмәм.
Сагынам, сагынам, сагынам.

Оставьте комментарий