Питрәч кичләре

Мишә буйларында көтәм —
Бүген килмәсме диеп.
Төннәрне кыскартыр идем
Сине яратып, сөеп.

Их, Питрәч кичләре —
Төнге чәчәк исләре.
Яшьлектәге мәхәббәтнең
Онытылмаслык хисләре.

Сагынырсың-саргаерсың
Туган якка кайтмасаң,
Ямьле Мишә буйларында
Бер чирәмдә ятмасаң.

Их, Питрәч кичләре —
Төнге чәчәк исләре.
Яшьлектәге мәхәббәтнең
Онытылмаслык хисләре.

Энҗе бөртекләре кебек
Туган як инешләре.
Үзәкләрне өзә һаман
Шул Питрәч кичләре.

Их, Питрәч кичләре —
Төнге чәчәк исләре.
Яшьлектәге мәхәббәтнең
Онытылмаслык хисләре.

Оставьте комментарий