Хәтфә
Хәтфә урман буйларыннан
Йөрми микән кем генә?
Сиңа җыйган чәчәкләрнең
Ник алдың берсен генә?
Хәтфә урман буйларыннан
Йөрми микән кем генә?
Сиңа җыйган чәчәкләрнең
Ник алдың берсен генә?
Капка төбендә торасың,*
Нечкә билең бөгәсең, Хәтирәм,
Нечкә билләреңне бөгеп,
Кем өчен өзеләсең, Хәтирәм? (Кемнең эчен өзәсең, Хәтирәм!)
Капка төбендә торасың,**
Нечкә билең борасың, Хәтирәм,
Нечкә билләреңне борып,
Кемне кызыктырасың, Хәтирәм?
Сызылып зәңгәр таң атты,
Кошлар канатын какты,
Сау бул дидең син миңа,
Жәйге бер таңда.
Ялгыз сандугач ул да,
Безнен кавышуны күргәч,
Өзелеп-өзелеп сайрады,
Кунып (басып) яшь талга.
Кем беренче булып сиңа күз төшерде,
Язларны да көтми гөлләр өзеп бирде,
Бердәнберем диеп, сине сөям диеп,
Синең өчен янып-өзгәләнеп йөрде?
Ямьле җәй үтте,
Салкын көз җитте.
Кошлар да китте
Җылы якка.
Очар кош булып,
Сагышка салып,
Син дә киттең шул
Бик еракка.
Тәрәзәләрдән ай караган,
Түшләренә мәрҗән кадаган;
Алтын гына микән, ай, бу дөнъя,
Җаныем кебек Хәйрүләкәй,
Былбыл булып сайра әле,
Көмеш кенә микән шул бу дөнъя?
Бүген генә килгән көннәр сиңа
Бүләк итә кайгы-карасын.
Ай нурыннан рәсемең ясар идем,
Ай нурларын кулыма тоталсам;
Таң җырларын сиңа, сиңа җырлар идем,
Таң җырларын әгәр оталсам.