Таң җыры
Уңда юллар, сулда юллар.
Юлларга кемнәр чыгар?
Таңда егет җырлап узса,
Кыз күңеле ничек чыдар?
Уңда юллар, сулда юллар.
Юлларга кемнәр чыгар?
Таңда егет җырлап узса,
Кыз күңеле ничек чыдар?
Йолдыз ява өстебезгә,
Йолдыз ява ишелеп
Ишетәсеңме, бәхет кага
Сөюебез ишеген
Сөюебез ишеген.
Җырла-җырла дисез сез,
Мин җырлыймын.
Берне генә түгел лә, икене.
Сер бүлешер дуслар булсын
Күңелләрең тулганда.
Сагышлар тиз үтеп китәр
Җан дусларың булганга.
Котлап сине туган көнеңдә
Алтын кояш сибә нурларын.
Кояш балкыган язгы иртәдәй,
Якты булсын, якты булсын
Тормыш юлларың.
Туган көнең белән сине тәбрик итәм.
Сизә күрмә,төннең салкынын!
Гомерең буе югалтма син.
Мәхәббәтнең кайнар ялкынын.
Кемгә сөйләсәң дә — ышанмаслар
Сезнең кебек дуслар барына.
Күпләр шулай җылы була алмый
Хәтта якын туганнарына.
Дуслык билгеседер: җирдә ярсып,
Иделләргә кушыла дәрьялар.
Дуслык кадрен белеп яшәгәндә,
Нинди иркен, киң бу дөньялар!
Сөйгәнем елмаеп торса
Йортыңда нурлар тулы.
Кышын-җәен, язын-көзен,
Йортыңда кояш булып.
Иртәнге чык чишмәләргә
Моң булып тамса,
Кыр чәчәкләре алланып
Бөресен ачса,
Зәңгәр күктән җыр агылса
Кояш нурында,
Бар гүзәллек сөйли кебек
Синең турында.