Уңда юллар, сулда юллар.
Юлларга кемнәр чыгар?
Таңда егет җырлап узса,
Кыз күңеле ничек чыдар?
Егет китәр еракларга,
Эзләрен яңгыр юар.
Кыз, көн саен чиләк асып,
Авыл башына чыгар.
— Көтмә, — дип үртәр кызлары,
Аның күңеле чуар.
Яңгыр түгел, күз яшьләре
Кызның иренен юар.
Уңда юллар, сулда юллар…
Кайтмыйча ничек чыдар?!
Таңда егет җырлап кайтыр,
Кыз йөгереп каршы чыгар.