Татулыкка ни җитә?

Сөйгәнем елмаеп торса
Йортыңда нурлар тулы.
Кышын-җәен, язын-көзен,
Йортыңда кояш булып.

Ягымлы сүз шат-елмаю,
Гомер бәйрәм итә.
Җырлап-гөрләп яшикче без
Татулыкка ни җитә?

Кайгы-хәсрәт, җир сырхаулар,
Татулык булса китә.
Дуслык кадерен белгәннәрнең
Бәхет һәм шатлык көтә.

Ягымлы сүз шат-елмаю,
Гомер бәйрәм итә.
Җырлап-гөрләп яшикче без
Матурлыкка ни җитә?

Дуслык, татулык булмаса,
Йорт җиренда җыр тына.
Җырап-гөрләп яшәп була,
Бер сүздән булсаң гына.

Ягымлы сүз шат-елмаю,
Гомер бәйрәм итә.
Җырлап-гөрләп яшикче без
Татулыкка ни җитә?

Оставьте комментарий