Яз сулышы (беренче вариант)
Ләйсән яңгыр ява шыбыр-шыбыр,
Җил пышылдый сөю сүзләрен.
Язның назын, иркәләрен тоеп
Сиреннәр дә ачкан күзләрен.
Ләйсән яңгыр ява шыбыр-шыбыр,
Җил пышылдый сөю сүзләрен.
Язның назын, иркәләрен тоеп
Сиреннәр дә ачкан күзләрен.
Яңа яуган карга басып
Тагын Яңа ел килә.
Чыксам аны каршыларга
Я моңаям, я көләм.
Юллар көтә, юллар көтә,
Юллар көтә тагы да!
Үз юлымнан җилдерәмен
Язмышым кочагына.
Паровоз чакыра тагын
Ерак җирләргә,
Өйдә яту эшмени ул
Бездәй ирләргә!
Кеше аягы басмаган
Ком-чүлләрдә, сазларда
Тимер өзәр шәп егетләр
Көн-төн юллар салалар.
«Гомер узган», — дип уфтанма,
Узмагандыр әле ул.
«Йөрәккәем», — дип сыкранма,
Тузмагандыр әле ул.
Яшьлектә сөйгәннәр,
Сез кайсы илләрдә?!
«Бергенәм минем!..» — дип
Дәшәсез кемнәргә?
Кояш чыгу беләнмени
Җанда болытлар булгач.
Ярың булу беләнмени
Күңелең тулы зар булгач.
Сөйгәнемә читек эзләп,
Урап кайттaым Арчаны.
Рәхим итеп ал пар читек
Аллы-гөлле парчалы.
Алма бирсәң — бир пар алма,
Парлап гомер кичәрбез,
Утларын бергә йотарбыз,
Суын бергә эчәрбез.