Юллар көтә

Юллар көтә, юллар көтә,
Юллар көтә тагы да!
Үз юлымнан җилдерәмен
Язмышым кочагына.

Төрле чаклар булыр әле,
Юлларым озын әле.
Чит ятларга сер бирү юк.
Үземнен юлым әле!

Алда ниләр көткәнлеген
Белергә теләмимен,
Үз юлымны, ят — ятларга
Илтмәсен беләмен мин.

Төрле чаклар булыр әле,
Юлларым озын әле.
Чит ятларга сер бирү юк.
Үземнен юлым әле!

Булыр диеп шатланыр чак,
Булыр еларлык чагым.
Елатырлык кайгыларны,
Җиңеп чыгарлык чагым!

Төрле чаклар булыр әле,
Юлларым озын әле.
Чит ятларга сер бирү юк.
Үземнен юлым әле!

Күмелермен томаннарга,
Калырмын бураннарда.
Кул селтәргә ашыкмагыз,
Үз юлы булганнарга.

Төрле чаклар булыр әле,
Юлларым озын әле.
Чит ятларга сер бирү юк.
Үземнен юлым әле!

Оставьте комментарий