Юк, кирәкми томаннар

Юк, томаннар, капламагыз күгемне,
Ходай биргән миңа җырлы язмыш.
Томаннар, сез кермәгез күңелемә.
Мине моңсыз итү ялгыш.

Тальян гармун (дүртенче вариант)

Кушылып сандугачларга,
Моңнарын түгә тальян.
Үзәкләрне өзәр моңны,
Бу тальян алган кайдан?

Танго (беренче вариант)

Танго музыкасын ишетсәм,
Дулкын-дулкын тибә йөрәгем.
Дулкын-дулкын тибә йөрәгем,
Биемичә ничек түзәрмен?

Тибрәнә җыр күңелдә

Язын сыерчыклар кайтып,
Оясын тапса,
Бакчаларда алмагачлар
Шау чәчәк атса,
Кояш көлсә, ай елмайса
Илем күгендә, —
Тибрәнә җыр дулкыннары
Минем күңелемдә!