Таңдагы җыр

Нигә моңлы икән таңдагы җыр!
Ярып керде ул җыр йөрәккә.
Төпсез упкыннарга очкан мәлдә
Таяндым мин шушы терәккә.

Бу кемнеңдер тирән моңы иде, —
Мәңгелек бер ерак моң иде —
Шундый якын итеп тойдым аны,
Иренем мин… ә бит туң идем…

Эй, изге моң! Кичер, кичер мине,
Мин гаепле синең алдыңда.
Мин баш иям сиңа, бу дөнъяда
Шундый тогры моң бар чагында.

Оставьте комментарий