Яшьлеккә алып кайтам

Әй, газиз туфрагым, туып-үскән ягым,
Беләм синдә бетмәс моң барын.
Җәен-кышын тынмый чишмәләрем җырлый
Әнкәемнең бишек җырларын.

Гармун уйныйм урамнарда,
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрнең күңелләрен
Яшьлегенә алып кайтам мин.

Шул ук авыл да ул, бик үзгәргән авыл.
Ник югалган икән җыр-моңнар?
Телсез булып калган, җыр-моңнарсыз калган
Без үскәндә тарткан гармуннар.

Гармун уйныйм урамнарда,
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрнең күңелләрен
Яшьлегенә алып кайтам мин.

Авыл — туган бишек, хәлкәйләрең ничек?
Үзгәрттеме еллар давылы?
Җыр-моңлы улыңны, газиз гармуныңны
Сагынасыңмы син, авылым?

Гармун уйныйм урамнарда,
Әй, авылым, йоклап ятма син.
Бик күпләрнең күңелләрен
Яшьлегенә алып кайтам мин.

Оставьте комментарий