Тик бер йөрәк әгәр сагынса

Җан җылымны кушып җырлар язам,
Назлы күңелләргә үтсен дип.
Мәхәббәтем булып үз халкыма
Моң-җырларым барып җитсен дип.

Торналар шикелле

Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар өзелеп…
Мин белдем: өзелде җаннары,
Туган җир каласын сизенеп.

Сөеклем

Күпме еллар, син, диеп, янам да көям:
Тик сине, сине генә өзелеп сөям.
Әмма син аңламыйсың, күрмисең, нигә?
Аһ, бу ялкынлы күңел ник шулай сөя?!

Сөйгәнем кайда?

Мин сине эзләп күпме ил гиздем,
Сорадым Айдан: «Сөйгәнем кайда?»
Минем кайгыдан каралды төннәр,
Минем сагыштан саргайды Ай да.

Сөюемне белерсең

Сарыны сагыш диләр дә,
Сарыга табынмыйлар шул,
Сарыга табынмыйлар.
Тәүге сөюләрен җирдә
Кемнәр генә оныткан да,
Кемнәр соң сагынмыйлар?!

Тагын кайттым

Тагын кайттым… нигә кайттым соң мин?
Кемнәр көтә монда, ниләр бар?
Яшьлек сукмакларын үлән баскан,
Дуслар киткән, көтми сөйгән яр.