Торналар шикелле

Торналар кычкырып уздылар,
Кычкырып уздылар өзелеп…
Мин белдем: өзелде җаннары,
Туган җир каласын сизенеп.

Мин дә, шул торналар шикелле,
Юл тотсам җиде-ят җирләргә,
Язмышка ялварам илереп,
Кайтар, дип, тиз көндә илләргә.

Кайтар, диеп, калдырма җанымны
Җиде-ят янында тилмертеп —
Илемдә ризамын бәхетем
Булса да бер бөртек, бер бөртек…

Мин дә, шул торналар шикелле,
Юл тотсам җиде-ят җирләргә,
Язмышка ялварам илереп,
Кайтар, дип, тиз көндә илләргә.

Торналар китәр дә, кайтыр да, —
Аларның язмышы билгеле.
Язмышка ни язган булса да,
Алмашмам чит җиргә илемне.

Мин дә, шул торналар шикелле,
Юл тотсам җиде-ят җирләргә,
Язмышка ялварам илереп,
Кайтар, дип, тиз көндә илләргә.

Оставьте комментарий