Ядкарь

Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсез бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш —
Шул чакларның моңлы ядкаре.

Уртак иде хисләр, айлы кичләр, —
Без кертмәдек анда ятларны.
Күңелләрдә йөргән дуслык хисе —
Шул чакларның моңлы ядкаре.

Бергә откан өмет тулы җырны
Йөрәк инде мең кат ятлады.
Үткәннәрдән бары шул җыр калды,
Ул җыр безгә яшьлек ядкаре.

Оставьте комментарий