Карурманның читендә
Агарып тора каен.
Шул каенга карыймын мин
Сине сагынган саен.
Яннарыма килсәңче,
Чәчәк бүләк иткәнче,
Мин — синеке, син — минеке,
Сөям сине дисәңче.
Әйтә алмадым сиңа иркәм
Яратуым хакында.
Туры өмет белән яшимен,
Очаратам дип тагын да.
Яннарыма килсәңче,
Чәчәк бүләк иткәнче,
Мин — синеке, син — минеке,
Сөям сине дисәңче.
Сине һәрчак шунда көтәм
Яннарыма килсәңче.
Йөрәгемнең януларын,
Ярсуларын белсәңче.
Яннарыма килсәңче,
Чәчәк бүләк иткәнче,
Мин — синеке, син — минеке,
Сөям сине дисәңче.