Ярат мине
Ал да димим, гөл дә димим,
Серләремне сиңа сөйлим.
Сөям бит мин сине генә,
Булсаң иде гел янымда.
Ал да димим, гөл дә димим,
Серләремне сиңа сөйлим.
Сөям бит мин сине генә,
Булсаң иде гел янымда.
Тәрәз төбем минем берничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсулана
Бәгырькәем мине күрде исә.
Гомерем агышларымнан,
Таптым да, югалттым да.
Өзелеп сөйгән ярларны,
Ярамый югалтырга.
Бергә булу насыйп булмагандыр, —
Арабызда дәрья сулары.
Һичбер нәрсә баса алмас кебек
Безнең йөрәкләрнең ярсуларын.
Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,
Кеше сүзе — кеше үтерә.
Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән
Йөрәкләргә хәнҗәр ут керә.
Ак каенның йөзен, телеп,
Исемемне язгансың.
Йөрәктәге сагышыңны,
Бүлеп аңа салгансың.
Юларымның шул тирәдән,
Үтәрен белдең микән.
Җанымны бер кояр өчен,
Каенны телдең микән.
Син янасың, мин янамын,
Икебез дә бер яра.
Ак каенның тәнемдә яра,
Үкенеч кебек кара.
Бәлки яшьлеккә кайтудыр,
Яңадан кабынудыр.
Кабатланмый торган, үткән
Елларны сагынудыр!
Айлы бу төн. серле бу төн.
Күктә яна йолдызлар.
Син дә мин генә сайлаган
Безнең уртак йолдыз бар.
Чәчлремне йомшак җилләр сыйпый,
Ул җилләрдә синең назларың,
Йөрәгемә яңа сулыш бирә,
Синең бүләк иткән язларың.
Әллә инде сизгерлегең җитми,
Әллә инде инде үзем оялчан (кыюсыз).
Яннарыма очып килер идең
Хисләремне әгәр тоялсаң.