Яндырма күперләреңне

Син киттең мине калдырып,
Яшли сөйгән ярым.
Ник төннәргә алыштырдың
Алсу аткан таңымны.

Яндырма күперләреңне,
Сызланыр күңелләрең.
Сызланган күңелләр белән
Үтмәсен гомерләрең.

Яшли сөйгән ярың кебек
Була алмас бүтәннәр.
Татлы сагыш булып калыр,
Бергә-бергә үткәннәр.

Яндырма күперләреңне,
Сызланыр күңелләрең.
Сызланган күңелләр белән
Үтмәсен гомерләрең.

Сагышлы йөрәкләреңә
Ачы-яшле моң тулыр.
Ник киттең, дип, сөйгәнемнән
Үкенерсең соң булыр.

Яндырма күперләреңне,
Сызланыр күңелләрең.
Сызланган күңелләр белән
Үтмәсен гомерләрең.

Оставьте комментарий