Ак каенны кочып елый Мәръям (Мәръям җыры)

Ак каенны кочып елый Мәръям.
Күз яшьләре тама ак тузга.
Ниләр булды икән, ниләр генә
Ун җидесе тулган бу кызга?

Ак бәхет теләрмен

«Башка берәү булгач уйларымда,
Бөтенләйгә кит син!» — диямен.
«Ак бәхетләр теләп, юлларына
Ап-ак ромашкалар сибәрмен.
«Ә ул кайда?!» — дигән дусларыма:
«Яратмый ул мине!» — диярмен.

Аймылыш язмышлар

Яшьлекнең язында очраштык, таныштык,
Табыштык — аккоштай тиң ярлар.
Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
Аерды яшенле яңгырлар.

Айлы юллар

Бир кулыңны, әйдә айга меник,
Күрәсеңме, айдан юл төшкән.
Без барасы якты айлы юлда
Гөлләр кебек йолдызлар үскән.

Айлы кич (икенче вариант)

Айлы кичне яратам мин,
Кошлар сайрап торганда.
Ай тулганда, җил тынганда,
Син янымда булганда.
Җир йөзе күмелә нурга,
Җырлыйсы килә шунда.