Айдарым
Калырга туры килсә дә
Сине бер генә күреп.
Төшләрдә күреп уянам,
Сагынуларга уралам,
Дәшәм, Айдарым, диеп.
Калырга туры килсә дә
Сине бер генә күреп.
Төшләрдә күреп уянам,
Сагынуларга уралам,
Дәшәм, Айдарым, диеп.
Синсез, нурсыз көнем,
Ай — йолдызсыз көнем,
Сөю — назлар көтеп үтә гомерем.
Уңга-сулга үтеп китеп,
Йөрисең яннарымда.
Карашларыңнан сизәм бит,
Юкка түгел барсы да.
Алып бирсәм ак калфак ла,
Саклап киярсең микән?
Алып чыксам сәхрәләргә
Серең сөйләрсең микән?
Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Су буена төшкән идем,
Су өсте күбек кенә;
Син бит минем якын дустым,
Күз нурым кебек кенә.
Ай, Дунайда айлы кичтә
Су эчерәм атларга.
Ай кояшка әйләнде бит
Син килгәч бу якларга.
Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Күңелләрең кемдә икән
Белсәң иде, Гүзәлем?
«Син минеке» — дисәң әгәр
Айлар, еллар көтәрмен.