Яшьлегемә хатлар язам

Яшьлегемә хатлар язам,
Ак чәчәкле майларга.
Мәхәббәтне бүләк иткән
Тәүге сөйгән ярларга.

Кадерен белегез яшьлекнең,
Калмасын үкенечкә.
Сөйдереп-сөендереп,
Сөйдереп-сөендереп
Әйдәсен мәңгелеккә.

Яшьлегемә хатлар язам,
Канатлы хыялларга.
Шул хыяллар тынгы бирми,
Безне йөртә юлларда.

Кадерен белегез яшьлекнең,
Калмасын үкенечкә.
Сөйдереп-сөендереп,
Сөйдереп-сөендереп
Әйдәсен мәңгелеккә.

Яшьлегемә хатлар язам.
Ерактан сәләм юллыйм.
Безнең яшьлек эзләреннән
Сез үтәрсез дип уйлыйм.

Кадерен белегез яшьлекнең,
Калмасын үкенечкә.
Сөйдереп-сөендереп,
Сөйдереп-сөендереп
Әйдәсен мәңгелеккә.

Оставьте комментарий